Пенсия фонды Идарәсе хәбәр иткәнчә, ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне билгеләүнең гаризасыз тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтылган.
Исегезгә төшерәбез, керемнәр турында гариза һәм документларны өч тапкыр тапшырырга кирәк, чөнки түләү баланың 1 яшь, 2 ел, ә аннан соң 3 ел вакытына билгеләнә. Яңа закон әлеге тәртипне туктата, түләүләр Документлар тапшырмыйча гына башкарылачак
Элемтә өчен мәгълүмат булган очракта, РПФның территориаль органнары гаиләләр белән бәйләнә һәм ана капиталыннан айлык түләүне озайту турында килешү акты төзи.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү беренче тапкыр булса, керемнәр турында мәгълүматларны Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк булачак.
"2020 елның июненнән айлык түләүләрне рәсмиләштергәндә керемнәрне исәпкә алу тәртибе үзгәрде: элегрәк тә керемнәр турындагы мәгълүматларны 12 ай эчендә тапшырырга кирәк, әмма бу чорны исәпкә алу гариза бирелгән көнгә кадәр 6 айдан башлана»,- дип искәртте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстанда айлык түләү күләме 9373 сум тәшкил итә. Аны алу хокукына РФ территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия, әгәр дә:
Икенче бала һәм әни – Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш ;
Икенче бала гаиләдә 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туган булуы кирэк.;
Гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән эшкә яраклы халыкның 2 тапкыр яшәү минимумы күләменнән (20 170 сум) ким булырга тиеш тугел .
Ана капиталыннан айлык түләү өчен гаризаны РПФ сайтында шәхси кабинетта электрон рәвештә бирергә мөмкин pfr.gov.ru дәүләт хезмәтләре порталында www.gosuslugi.ru шулай ук алдан язылу буенча РПФ Идарәсендә яки КФҮтә.
РПФ Идарәсе Контакт-үзәге 30-42-42, 074
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8-800-600-0357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
https://t.me/PFRTATARbot
8-960-088-30-74