Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның хөкүмәт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү» дип исемләнүче иҗади номинацияләр буенча үтә.
«Иң актив мәктәп укучысы» номинациясендә катнашу өчен бала зурларны хезмәт күрсәтү порталында (адресы: uslugi.tatarstan.ru) теркәп куя. Анда шәхси кабинет ясап, бөтен дәүләт түләүләрен шушы сайт аша үткәрергә мөһим. Сайтта укучы бала үзенең логин ын һәм паролен дә булдыра. Порталга кеше күбрәк теркәлсә – балага баллар күбрәк туплана бара. Баллар күп булган саен, җиңәргә ышаныч та артыграк була! Ә иҗади номинациядә беренче булыр өчен инновацион идея яисә проект уйлап табу зарур. Монда электрон хезмәт күрсәтү ысулының иң яхшы баннеры яисә логотибы, иң яхшы видеоролик, IT-проект, иң яхшы презентацияләр сайланып алыначак. Балларны исә «IT-Чемпион» конкурсының сувенирларына алмаштырып та булачак, иң-иңнәр исә iPadлы да булачак, дусларым! Мондый мөмкинлектән файдаланып калыгыз! Тулырак мәгълүматны ТРның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан ала аласыз.