Уңыш артыннан уңыш

2013 елның 19 марты, сишәмбе
Биклән кызы Алсу Сафиуллина күптән түгел билбаулы көрәш буенча республика беренчелегендә катнашып, үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алып кайтты. Уңышлары өчен ул ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Аннан алдан гына спортчы кыз яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча үткән Идел буе һәм Урал федераль округлары беренчелегендә үз үлчәү категориясендә икенче урынга лаек булып, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия федерациясенең дипломын алган иде.

Алсу бүген педагогия институтының беренче курсында белем ала. Билбаулы һәм ирекле көрәш белән ул инде биш еллап шөгыльләнә. Көрәш серләренә аны тренеры Марат Мөхәммәдиев өйрәтә. Кызның уңышлары алда саналганнар белән чикләнми – республикакүләм, федераль дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, ул һәрвакыт призлы урыннар алып килә. Бүген ул 28-31 март көннәрендә Черкесск шәһәрендә үтәчәк. Россия беренчелегенә барырга әзерләнә. Бу сынауда да районның яшь спортчы кызына уңышлар телисе килә.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International