Хәзерге вакытта Алия Шәмсиева физкультура академиясенең III курсында укый. Алга куелган максат – Европаны, бөтен дөньяны осталыгы белән гаҗәпләндерү.
Соңгы җиңүләреннән – 2-7 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә 4 урын алып кайтканын әйтергә була. Спорт мастеры нормативларын үти алган, хәзер исә шушы исемне бирерләр дип көтә.
Күнегүләргә килгәндә, Алия атнасының 3 көнен армспортка багышлый. Ә хәзер исә тренеры Мөсәвир Фәрит улы белән Чаллының “Бумажник” дип аталган яшүсмерләр спорт клубында шөгыльләнәләр, яңа алымнар өйрәнәләр.
– Алия бик тырыш, тыйнак, акыллы кыз, – дип башлады сүзен Мөсәвир Әгъзамов. – Әти-әнисе дә, энесе дә спортны яраталар, шуңа да миңа аның белән эшләве бик уңайлы. Алия һәрбер эшкә бик җитди карый, аны чын мәгънәсендә җаваплы кеше дип әйтеп була. Хәзерге вакытта сентябрь аенда Польшада үтәчәк дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Алиягә зур өметләр баглыйм, – диде Мөсәвир Фәрит улы.
Кызның һәрбер җиңүенә әти-әнисе, туганнары, дуслары сөенеп карый. Райондашыбыз Алиягә алдагы чемпионатта да җиңү юлдаш булсын.