Бүген, 4 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, Тукай муниципаль районының Иске Дрюш авылында, "Балкыш" балалар сәламәтләндерү лагерендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне хөрмәтләү тантанасы булды.
Район башлыгы Фаил Камаев район һәм республика спартакиадаларында призлы урыннар яулаган инвалидлар ешмасының иң актив рәисләрен һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ул шулай ук "ТАССРның 100 еллыгы" истәлекле медальләрен тапшырды.
Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы оештырдылар.