Авылларда язгы ташу куркынычсызлыгы буенча эшләр башланды

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Район җирлегендә авылларны су ташудан саклап калу өчен төрле чаралар үткәрелә башлады. Әйтик, Әҗмәкәй авылында Иске Гәрдәле буасы былтырдан авария хәлендә калган иде. Аның суны җибәрә торган җайланмасы яраксыз хәлдә булу сәбәпле, суны җибәреп булмый торган иде. Быел исә аны төзәтеп, суны җибәргәннәр. Яңа җайланма да куелачак дип көтелә. Бүгенге көнгә Югары Суыксу авылында да буа суын җибәргәннәр.
"Авыл җирлекләре башлыкларына буаларны карап торырга, юллар ачарга дигән әмер бирелде. Шулай ук елга-буаларны чүп-чардан чистартырга кушылды. Моннан тыш, Бәтке авылы, Татарстан һәм Яңа поселоклары коммуналь челтәрләре белән элемтәгә кердек. Ярдәм кирәк булган авылларга экскаватор, тракторлар җибәреләчәк, буаларны машиналар ярдәмендә дә җибәрү планлаштырыла", - дип белдерде район башлыгы киңәшчесе Г.Зарипов.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International