“Балкыш” фестивалендә кечкенә катнашучылар саны арткан

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
Мәләкәс авыл клубында “Балкыш-16” балалар сәнгать фестиваленең сайлап алу туры узды. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән торган иҗат төркемнәре катнашты. Фестивальдә фольклор төркемнәре экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына багышланган күренешләр күрсәттеләр. Шулай ук бию, аерым җырлаучылар, вокаль ансамбльләр чыгыш ясадылар. Балалар бакчасыннан 11 төркем килгән, узган ел белән чагыштырганда, быел кечкенә катнашучылар күбәйгән. 29 март көнне “Энергетик” мәдәният йортында фестивальнең йомгаклау туры узачак.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International