Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән «Яшь гаилә» яңа программасы кысаларында Дәүләт торак фонды 6 меңгә якын гаиләне торак белән тәэмин итәргә планлаштыра.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның «Яшь гаилә» республика программасын эшләтеп җибәрү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары нигезендә Татарстан территориясендә яшәүче һәм хезмәт эшчәнлеген алып баручы яшь гаиләләрнең барлык категорияләре өчен социаль ипотека программасы гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Президентының яңа программаны эшләтеп җибәрү турындагы карары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә генә түгел, ә Татарстанның барлык яшь гаиләләренә социаль программа буенча фатир сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстанның барлык категория яшь гаиләләре өчен «Яшь гаилә» социаль ипотека программасында катнашуның төп критерийлары:
Программада 18 яшьтән алып, Татарстанда яшәүче, эш урыны булган кеше катнаша ала;
- Федераль программада 35 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша алмый, ә республика программасында гаилә әгъзасының берсенең яше 36дан артса да рөхсәт ителә;
- Шул исәптән, үзмәшгульләр дә әлеге программа кысаларында фатир алырга хокуклы;
- Моннан тыш, кешенең торакка мохтаҗ булуы, ягъни гаиләдә һәр кешегә 18 квадрат метрдан азрак торак туры килү шарт;
- Шулай ук программа тулы булмаган, ягъни ялгызы гына бала тәрбияләүче гаиләләргә дә кагыла.
-Өстәвенә, беренчел взнос сыйфатында ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, ә социаль ипотека килешүе гамәлдә булган вакытта һәр бала туган өчен дәүләт 200 мең сум күләмендә бурычны күчерә;
- Шул ук вакытта программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Әйтик, бала белән ата-ананың берсе Татарстанда яшәсә, мохтаҗ һәм түләргә сәләтле яшь гаиләләр социаль ипотекага дәгъва итә ала;
- Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив -42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаиләгә - һәр кешегә 18 квадрат метр.
- 1 кв.метрның ташламалы бәясе 35 мең сумнан 42,7 мең сумга кадәр (муниципалитетка карап);
- Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды соципотека ставкасы еллык 7 % тәшкил итә.