5 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның волонтерлар активы белән очрашты, аларны Халыкара иреклеләр көне белән котлады, эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды,алар арасында Тукай районы "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү педагогы,Бәтке урта мәктәбендә волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Мохото Алена Геннадьевна да бар иде.
«Бүген безнең ил өчен үзенчәлекле көн — Ирекле ярдәмчеләр көне һәм монда әлеге категориянең күренекле вәкилләре җыелды. Активистлар актив тормыш позициясенә ия һәм үз иленә, республикага һәм шәһәргә файдалы булырга тели. Көн саен алар тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәтүнең яңа формаларын таба», — диде ул.