Тукай муниципаль районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче тапкыр мототерапия үткәрелде

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

 

2020 елның 6 декабрендә Инвалидлар Декадасы кысаларында Әҗмәкәй авылының "Наиком Арена" стадионында Тукай районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен беренче мототерапия үткәрелде. Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре әлеге чараны оештыруда катнаштылар.  Балалар драйв узышчылары белән аралаштылар, квадроциклларда, баггларда һәм чаналарда шудылар.
Мототерапия-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль хәйрия проекты. Элегрәк бу проект Италиядә генә үткәрелде, ә хәзер әлеге проект Россиядә дә бар. Италиядә мототерапияне үткәрүгә нигез салучы Vanni Oddera булган, аның трюклары барысы да сокланган.  
Тукай районы Башлыгы Ф.М. Камаевка ,район Башкарма  комитетына, Яр Чаллы шәһәренең «Наиком мотокросс» «Наиком Арена» ДСТК хезмәткәрләренә, кечкенә узышчыларга уңай мохит тудырулары өчен аерым рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International