КФҮ офисларында ЗАГС хезмәте алырга мөмкин

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

КФҮ офисларында никахны өзү турында гариза бирергә мөмкин. Шул ук вакытта ир белән хатын арасында аерылышуга икесендә  риза  булырга тиеш

Күп функцияле үзәк офислары аша гариза биргәндә никах теркәү урынын исәпкә алу мөһим. Әйтик, әгәр никах Спас районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән булса, аны өзүне сорап, Казанда КФҮнең Казан бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук ир белән хатынның яшәү урыны буенча да бирергә мөмкин .Документлардан ир белән хатынның паспортларын һәм никах теркәү турында таныклыкны тапшырырга кирәк булачак.

Дәүләт пошлинасы һәр ир белән хатынның 650 сум тәшкил итәчәк.Аерылышу датасын гариза бирүчеләр күрсәтә. Шул ук вакытта ЗАГС органы алар белән элемтәгә кереп, аерылышу датасын һәм вакытын килештерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International