9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән ел саен 9 декабрь көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елның шул көнендә БМОның коррупциягә каршы конвенциясе ачылды. Бу вакыйга Мексиканың Мерида шәһәрендә үткән Югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә булды. БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан конвенция 2003 нче елның 1 ноябрендә кабул ителде. 30 дәүләт тарафыннан расланганнан соң, конвенция 2005 нче елның декабрендә үз көченә керде. Россия аны 2006 елның мартында ратификацияләде.

Бу документка кул куйган дәүләтләр ришвәтне, коррупцияле керемнәрне әйләнешкә кертүне, бюджет средстволарын урлауны уголовный җинаять дип танырга тиеш. 2003 елгы Конвенция - шундый төрдәге беренче документ. Структураларының коррумпияләшкән булуы милли иминлеккә зур зыян салган илләрдә ул аеруча актуаль.

 

Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куйды. Ел саен 9 декабрь көнне төрле илләрдә бу датага багышланган демонстрацияләр, семинарлар, очрашулар, конференцияләр үтә.

 

Тукай районында район башлыгы карары белән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы расланды. Бу эштә муниципаль хезмәткәрләр һәм мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт, шулай ук финанс-бюджет өлкәсе, сәламәтлек саклау, яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлар һәм халыкның башка өлеше хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы агартуга һәм пропагандалауга зур роль бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International