Тукай муниципаль районында озын гомерлеләрне, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен аларның тормышларындагы әһәмиятле даталар белән котлау күркәм традициягә әверелде . Бу юлы ,9 декабрь көнне, Шилнәбаш авылында яшәүче Ратникова Анастасия Александровнаны 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча урынбасары Игтисамов Рафаэль Саҗит улы һәм Шилнәбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чекушкова Ольга Александровна котладылар.