«Геройлар, батырлар,без Сезне онытмабыз!"дигән батырлык дәресе узды. 

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 9 декабрь көнне, Ватан Геройлары көнендә, «Патриот» хәрби дан музеенда «Геройлар, батырлар,без Сезне онытмабыз!"дигән батырлык дәресе узды.  Мәдәният йорты хезмәткәрләре күп еллар Кнәз мәктәбе директоры булып эшләгән Батршин Хәсән Шәйхилислам улы,  Әфганстанда һәм Чечняда батырларча һәлак булган  гвардия өлкән лейтенанты Валерий Викторович Пучинин һәм Сергей  Александрович  Попов турында сөйләделәр. Батырлык дәресе «Герой беркайчан да үлми " дигән сүзләр белән тәмамланды. Батырлык дәресе презентация белән үрелеп барды.

 

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International