5 декабрь көнне Түбән Суык-Су авылының универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында VII Спартакиада булып узды. Ярышларга 56 кешедән артык кешене берләштергән 13 команда килде. Тантаналы ачылышта муниципаль район башлыгы Ф.М. Камаев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы И. Р. Гәрәев, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Г. с. Зарипов чыгыш ясадылар.
Ярышлар спортның 6 төре буенча узды: Шашка, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс, бочча, армспорт. Ярышлар спартакиадада катнашучыларның сәнгать чыгышлары белән үрелеп барды. Уеннар арасында чәй эчү оештырылды.
Җиңүче командалар:
1 урын-Князево авыл җирлеге,
2 урын-Күзкәй авыл җирлеге,
3 урын-Мусабай Завод авыл җирлеге.