Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында хәйрия акциясе узды

2020 елның 11 декабре, җомга

 

2020 елның 8 декабрендә Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Инвалидлар Декадасы кысаларында хәйрия акциясе узды. Инвалид булган кешеләргә социаль яклау бүлеге начальнигы Ахунова Э. Н., волонтерлар берләшмәсе рәисе Хаҗиев Ә.У., "Шәфкать" үзәге психологы Сәйфуллина А. М. интернат-йортта яшәүчеләргә тәмле чәй әзерләделәр.

Әлеге чарада катнашкан спонсор А.У.Хаҗиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бүләкләр физик һәм менталь мөмкинлекләре чикләнгән 50 кешегә тапшырылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International