Мәктәпләрдә ремонт эшләре тулы куәткә бара

2013 елның 22 марты, җомга
Капиталь ремонт программасына кертелгән район мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре туктап тормый. Кышкы каникуллар вакытында Кнәз, Күзкәй мәктәпләрендә тәрәзәләр тулысынча алмаштырылды. Кнәз, Түбән Суыксу мәктәпләрендә санузеллар, ишекләр алмаштырыла башлады. Кнәз мәктәбендә бүгенге көнгә барлык ремонт эшләренең 30 проценты инде төгәлләнгән. Теләнче Тамак коррекция мәктәбендә балаларны вакытлыча башка бинага күчереп эшлиләр. Биредә ике корпусның түбәсе алмаштырылды, эчке ремонт эшләре бара.



Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International