Чечняда һәлак булучыларны искә алу көненә багышланган " Солдат бурычы алар тарафыннан үтәлде"дигән митинг узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе


11 декабрь-Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу Россия халкы тарихындагы кайгылы сәхифә. 
Бүген бу истәлекле датаны Чечня артында калган барлык егетләр аеруча хөрмәтлиләр.  Алар арасында безнең якташыбыз ,Гвардия өлкән лейтенант Пучинин Валерий Викторович та бар .
  2020 елның 11 декабрендә, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Чечняда һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган Митинг үткәрделәр.

Чарада Кнәз  авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова, инвалидлар советы рәисе Николай Александрович Самойлов, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар,  мәктәп укучылары, «Родина»патриотик клубы әгъзалары катнашты.

Митингны Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова ачты.

Росгвардия хезмәткәре Михаил Владимирович Жилин һәлак булган солдатларның әниләренә улларын – Ватанны саклаучыларны лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.

Төньяк Кавказдагы сугышларда һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг ахырында һәйкәлгә тере чәчәкләр , ә «Родина» патриотик клубы әгъзалары үз куллары белән ясалган чәчәкләр салдылар.

Митингны «Родина» патриотик клубы әгъзасы Анастасия Абрамова бик дулкынландыргыч алып барды. Һәр вакыт үз геройларын тудыра.  

Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International