Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне, начар эпидемиологик хәл аркасында, билгесез срокка күчерелде.

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

 

COVID-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе хөкүмәте 14 декабрьдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын күчерү турында карар кабул итте. Кабул итү эпидемиологик хәл тотрыклы дип табылган  чорга кадәр күчерелә.

Кабул итү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Россия һәм чит ил гражданнарының шәхси мөрәҗәгатьләре һәм запрослары,гражданнар,шул исәптән юридик затларның,йогышлы авырулар таралу шартларында дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхси мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Методик рекомендацияләрне куллану тәртибе нигезендә гражданнарны шәхси кабул итүләрне үткәрергә киңәш итәбез.

Мөһим:

  • битлек, перчатка кию һәм кул гигиенасы чараларын үтәү мәҗбүри;
  • Социаль дистанция сакланырга тиеш; 
  • бинага кергәндә контактсыз термометр ярдәмендә тән температурасын үлчәү башкарылачак.

Шәхси кабул итүгә тән температурасы югары яки көчле респиратор йогышлы инфекция (ютәл, төчкерү, томау) симптомнары булган, шулай ук карантинда яки үзизоляциядә булырга тиешле гражданнар кертелми.

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабул ителгәндә граждан үзен таныклый торган документ күрсәтергә тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International