18нче декабрь көненә метеорологик фараз

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле;

- иртән һәм көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча: Болытлы, көндез аязучан болытлы. Кар, иртән һәм көндез аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, иртән һәм көндез көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9, көндез максималь һава температурасы -2..-5, кичкә кадәр -7..-11˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International