"Хикмәтле хикмәтләре" спектаклен куйдылар

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Биклән авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры артистлары күптән тугел авыл халкына Луиза Вәлиди иҗат иткән "Хикмәтле хикмәтләре" дигән комедианы тәгъдим иттеләр.
Илнар Абдуллин, Розалия Гәрәева, Илдус Абдуллин, Фәния Абдуллина кебек шактый чарланган артистлар белән бергә спектакльдә мәктәп укучылары да уйнадылар. Фәнил Әхмәтшин Шамил ролен, Айназ Әхмәтҗанова - Ралия, Айнур Сөләйманов эшмәкәр Фазыл ролен бик оста итеп башкардылар. Әсәрне сәхнәгә режиссёр Илдус Абдуллин куйды.
Шулай ук Бикләндә режиссёр Альберт Сәхәбетдинов җитәкчелегендә балалар театр студиясе дә эшләп килә. Әлеге коллектив Актанышта республикакүләм балалар театр конкурсында катнашачак, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Розалия Гәрәева.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International