Казаклар авылында үзенчәлекле “Башваткыч” уены узды. Уенчылар – авылның иң мөхтәрәм хатын-кызлары: хезмәт ветераннары Нәсия Гарипова, Рәмзия Ямалетдинова һәм Фәйрүзә Сираҗетдинова. Бу матур һәм үзенчәлекле бәйрәмгә алар бик тырышып әзерләнгәннәр. Җаваплар язу өчен таблица ясалган, залны бәйрәмчә бизәгәннәр. Мондый уенны әле беренче генә үткәрделәр.
“Башваткыч”ның сораулары хатын-кызлар бәйрәмен күз алдында тотып төзелгән иде. Аны ветеран укытучы Зәкия апа Шәмсетдинова төзеде. Бәйрәмгә автор үзе дә кунак булып килгән.
Уенда катнашучылар бәйге алдыннан бик дулкынлансалар да, чара барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларына бик җитез һәм дөрес җаваплар бирделәр. Залда утыручы тамашачылар уенчыларның һәр җавабын кул чабып алкышладылар.
Уенда өченче урынны Фәйрүзә Сираҗетдинова яулады. Ә менә Рәмзия һәм Нәсия апалар икесе дә 13әр очко җыйган булып чыкты. Төп җинүчене билгеләү биш табышмак чишү юлы белән билгеләнде. Нәтиҗәдә Гарипова Нәсия апа “Башваткыч“ уенының төп җинүчесе булды.
Уенчыларга, авторга, актив тамашачыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзенчәлекле бәйрәм тамашасы һәркемнең күңеленә хуш килде һәм татар көйләренә биюләр белән дәвам итте.