Семинарда Тукай районыннан 14 укытучы катнашты. Беренче категорияле физика һәм математика укытучысы Кыямова Фирүзә Мөхәммәт кызы 7нче сыйныф укучылары белән “Механик эш” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укытучы дәресендә яңа стандартка таянган төрле алымнар кулланды. Беренче категорияле информатика укытучысы Серебрякова Наталья Михайловна Тукай районы укытучылары белән “Информатикадан “5”ле - мифмы яисә чынбарлыкмы?” дигән тема буенча мастер- класс үткәрде.
Кече Шилнә урта мәктәбенең физика укытучысы Кыямова Ф.М. һәм информатика укытучысы Серебрякова Н.М. эшчәнлеген Тукай районы укытучылары югары бәяләде. Семинар бик уңышлы үтте.
ТР Тукай районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге