Сафина Мәймүнә Нурислам кызына 95 яшь тулды.

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе
  • Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Сафина Мәймүнә Нурислам кызына 2020 елның 20 декабрендә 95 яшь тулды. Юбилярны олы юбилее белән Тукай муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Камаев котлады.Фаил МИсбах улы юбиләргә    Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы , шулай ук район хакимиятеннән бүләк һәм чәчәкләр тапшырды,исәнлек,тыныч көннәр,бәхетле картлык теләде .

  • Мәймүнә Нурисламовна район башлыгына игътибар һәм кайгыртучанлык, яхшы сүзләр һәм котлаулар өчен рәхмәт белдерде.

  • Котлаулар эпидемиологик хәлне исәпкә алып, барлык кирәкле саклык чараларын үтәү белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International