Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы социаль хезмәтләр алучылар белән дәрес үткәрде

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

 

2020 елның 18 декабрендә «Көчсез балалар» программасы кысасында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Ләйсән Насырова «Конфликтларны җайлау» дигән рольле уен уздырды. Уенның максаты: балигъ булмаганнарның низаглы хәлләрдә үз-үзләрен тотышларын аңлавы. Бурыч: конфликтта үз-үзеңне тотуның нәтиҗәле күнекмәләрен формалаштыру. Дәресләргә балалар конфликтта үз-үзләрен тоту күнекмәләре аша өйрәнделәр. Чарада социаль хезмәтләрдән 3 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International