2013 нче елның 20 нче мартында Тукай муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында, ПНПО чикләрендә, Татарстан Республикасының иң яхшы укытучыларын ачыклау максатыннан, җәмәгать тыңлаулары үтте

2013 елның 26 марты, сишәмбе

Җәмәгать тыңлауларының максаты: иң яхшы укытучыларның эш тәҗрибәсе белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру. Бәйгенең таләпләре буенча, конкурста катнашучы укытучылар үзләренең эш нәтиҗәләрен чыгыш-презентация формасында күрсәтергә тиешләр иде.  Бу конкурста  районның 17 иң яхшы укытучысы  үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.Аларның портфолиолары, икенче этапта катнашу өчен, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгына тапшырылачак.


Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International