Әлеге семинар ФДББС һәм ФДТ шартларында мәктәпкәчә һәм башлангыч белемнең дәвамчанлыгына багышланган иде.
Семинар “Башаккай” Кече Шилнә балалар бакчасында башланды. Беренче квалификацион категорияле тәрбияче Зәйнуллина Резеда Васил кызы семинарда катнашучыларга үзенең “Коммуникация” өлкәсенә караган, “Күңелле сәяхәт” темасына багышланган, мәктәпкә әзерлек төркемендәге эшчәнлеген тәкъдим итте.
Аннары семинар Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итте. Башта мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре 1 нче һәм 4 нче классларда ачык дәресләр карады. Беренче квалификацион категорияле укытучы Рулева Людмила Николаевна “Әлифба белән саубуллашу” дәресен үткәрде, ә 4 нче класс укучылары укытучы Вәлиева Гөлия Кәшиф кызы җитәкчелегендә “Төп сүз төркеме буларак фигыль “ темасы буенча үзләштергән белемнәрен күрсәтте.
Ачык дәресләрдән соң, семинарда катнашучыларга дәвамчанлык буенча түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителде:
1. “Мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектәге,“Нәүрүз” бәйрәменә багышланган тәрбия чарасы;
2. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, башлангыч мәктәп белгечләре һәм ата-аналар өчен “Мәктәп тормышы бусагасында” исемле эш уены.
3. Семинар ахырында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Михайлова Гүзәл Роберт кызы “Башаккай” балалар бакчасы һәм Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе практикасындагы “дәвамчанлыкны тормышка ашыру өлкәсенә караган эшчәнлек системасы” темасы буенча доклад белән чыгыш ясады.
Семинарда катнашучылар “Башаккай” балалар бакчасы һәм Кече Шилнә урта мәктәбендәге ФДТ БГБ һәм ФДББСны кертү шартларында дәвамчанлык буенча эшчәнлекне югары бәяләде.
ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге