28 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Тукай муниципаль районы Советы утырышы була

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

28 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Тукай муниципаль районы Советы утырышы була .

V нче  утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 

1.Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү торышы турында

2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2019 елның 6 декабрендәге «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында» 37/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында

3.Җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыруның авыл хуҗалыгы җирләрен хосусыйлаштыру мизгеленә билгеләнгән уртача район нормасын билгеләү турында

4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган мөлкәт исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән муниципаль милекне (җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы 13/11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

5. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы милегендә булган, өченче затлар хокукларыннан (кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мөлкәт хокукларыннан тыш) ирекле һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм мәҗбүри бастырып чыгару тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 27 мартындагы 13/10 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

6. 2021 елга Тукай муниципаль районы Советының эш планы турында

7. 2021 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең җыелма эш планы турында

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International