2020 елның 23 декабрендә Тукай муниципаль районы хакимиятенең актлар залында ветераннар(пенсионерлар) Советы һәм инвалидлар җәмгыяте Советының отчет-сайлау конференциясе узды . Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе-район оешмалары идарәсе рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улының (үз теләге белән) вәкаләтләрен туктату иде. Бу вазыйфада ул 5 ел эшли. Шулай ук бу конференциядә ветераннар-пенсионерлар һәм инвалидлар оешмасының яңа рәисе итеп Хисамиев Мәүлетҗан Галимҗан улы сайланды.