Санитар чистарту икеайлыгы игълан ителде

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Гадәттәгечә, быел да республикада санитар-экологик чистарту айлыгы игълан ителә. Алдагы елларда ул 1 апрельдән 1 июньгә кадәр уза иде. Быел, һава шартларына бәйле рәвештә һәм территорияне җыештыру чорын Универсиадага якынайту максатыннан, аның вакыты чигерелеп, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр билгеләнде. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен видеорежимда үткән киңәшмәдә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров хәбәр итте. Гомуми республика өмәсе 20 апрельдә үтәр дип көтелә. Икеайлык чорында территориянең санитар-экологик торышына контроль көчәячәк, күзәтчелек органнары хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны массакүләм мәгълүмат чаралары аша да халыкка чыгарачак, төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын законсыз ташлау очракларын “Халык контроле” сервисы аша да хәбәр итәргә була дип белдерде министр.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International