Чокырларны апрель башыннан ямый башларга планлаштыралар

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Бүген район территориясендәге юлларның аерым участоклары бик начар хәлдә. Асфальттагы чокырларны хәтта урап үтәр урын юк. Һава торышы бераз тотрыкланмыйча, явымнар кимемичә чокырларны әлегә ямый алмыйбыз, дип белдерә “Татавтодор” оешмасының Яр Чаллы филиалы башлыгы Рәдис Нәсимов. Планда әлеге эшкә тотыну вакыты 1 апрельдән билгеләнгән. Беренче итеп Бигеш аэропортына бару юлы, Сарман трассасы төзекләндерелер дип көтелә. Сарман трассасының район территориясенә керә торган өлешендә юлның иң начар урыннарында барлыгы 6 километрда яңа асфальт түшәләчәк. Шулай ук БСИ борылышыннан КБК борылышына кадәр арага быел җәй, ниһаять, асфальт салыначак дип вәгъдә итәләр юл төзүчеләр. Әлеге участок программага кертелгән һәм эшне башкару өчен акча да бүленгән.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International