Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы үтәлешеннән канәгать булуын белдерде һәм бу җәһәттән районнарның яхшы эшләүләрен билгеләп үтте.
ТР төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министры Ирек Фәйзуллин республикабызның арендага бирелә торган йортлар төзелешендә тәҗрибә барлыгын әйтте – ул Менделеевскида “Аммония” күпкатлы йорты, Әлмәттәге йортлар һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасы эшчеләренә төзелгән коттеджлар. “2016 елга арендалы тораклар өлеше 420 мең кв.м тәшкил итәчәк”, – диде министр.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсенә килгәндә, Ирек Әнвәрович: “Татарстанда 491 ветеранга 98 йорт төзелеше дәвам итә. 29 муниципаль районнан 218 ветеран әлегә килешү төземәгән”, – диде.
Шулай ук Ирек Фәйзуллин муниципаль район башлыкларын теркәлмәгән йортларга игътибар итәргә кушты: “Күбесенчә гражданнар йортларын теркәү эшләрен мирас итеп калдырганда яисә сатканда гына башкаралар. Ә бу, үз чиратында, районнарда салым җыемының да кимүенә китерә”.
Республика Президенты исә йортлар җиткергәндә сыйфатка аеруча игътибар итү кирәклегенә басым ясады. “Бүген әштер-өштер төзи торган заман түгел”, – диде.
Аннары Президент Универсиада стадионы төзелеше мәсьәләләренә күчте. ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, стадион төзелеше яхшы тизлектә бара һәм әлеге темпларны киметмәү мөһим.
Ирек Фәйзуллин әйтүенә караганда, хәзер Универсиаданың төп төзелешендә 21 район катнаша. Р. Миңнеханов төзелештә катнашучыларга бәлки әле бонуслар да булдырырбыз, диде. “Быел без 100 спорт мәйданчыгы төзү программасын тормышка ашыруны башлап җибәрергә ниятләп торабыз. Әйдәгез, баллар исәпләү системасын уйлыйк һәм иң күп балл җыючы районнарда да спорт мәйданнары төзербез”, – дип тәкъдим итте Президент.