30нчы декабрь көненә метеорологик фараз

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 30 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

Һава торышы:

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 2-7 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -21..-23, аязган вакытта -25..-30, көндез максималь һава температурасы -13..-18˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International