Тукай районының үзәк чыршысын ачу тантанасы узды

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

 

2020 елның 29 декабрендә Яңа поселогында урнашкан Тукай районының үзәк чыршысын ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, район халкы һәм кунаклары катнашты.
Бүген чыршы янындагы мәйдан, һәр  елдагы кебек үк, балалар көлүенә, бәйрәм җырлары һәм күңелле уеннар белән баетылды.
Әмма нинди бәйрәм фантазияләрсез һәм тылсымлы әкиятләрдән башка узсын инде!?.Чыршы тирәсендәге Территория әкияти матур. Зодиак билгеләре рәвешендә боз фигуралары урнаштырылган, алар барысы да яктыртылган. Чыршы төрле төстәге утлар белән балкый. Балалар өчен боз шәһәрчеге, лабиринт, кече һәм зур тау, хәтта карусель дә корганнар. Теләге булган кешеләр дөя дә,ат та, җигүле чаналарда да шуа алдылар.
Матур итеп бизәлгән чанада чыршы тирәли Кыш бабай белән Кар Кызы үтте. Алар артыннан Кыш Бабай костюмнары кигән чаңгычылар килде.   Аннан соң авыл җирлекләре башлыкларының  карнаваль йөреше булды.

Район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре театральләштерелгән программа әзерләгән иде.

Якташларны һәм кунакларны Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлады. Ул барысына да нык сәламәтлек, муллык, бәхет, яңа ачышлар һәм гаиләләрдә иминлек теләде.- 2020 ел катлаулы булды, шуңа да карамастан, тукайлылар, бигрәк тә авыл хуҗалыгында бердәм эшләделәр. Икътисади күрсәткечләр буенча безнең район республикада өченче урында тора. Узып баручы елда без республика программаларында актив катнаштык, ТР Президентыннан аерым ярдәм алдык. Без алга таба да район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өстендә эшләячәкбез: аларны эш белән тәэмин итәчәкбез, төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез. Социаль объектлар, инфраструктура, юллар төзү һәм ремонтлауны дәвам итәчәкбез. Газлаштыру һәм су белән тәэмин итү буенча безнең амбициоз проектларыбыз бар. Һәм без барысына да ирешербез дип ышанабыз, – диде ул.

Район башлыгы Яңа ел чарасын үткәрү өчен территорияне әзерләүдә зур өлеш керткән предприятиеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. «Тылсымлы кыш – тылсымчы Кыш» конкурсы йомгаклары буенча иң яхшы авыл җирлекләре башлыклары һәм Кыш Бабай призына чаңгы ярышлары ярышларында катнашучылар Фаил Мисбахович кулыннан грамоталар һәм кубоклар алдылар.
  Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы Чыршыда төрле төстәге утларны кабызды.

Тамаша матур бәйрәм салюты белән тәмамланды. Яңа ел тылсымын бергәләп тою өчен барлык балаларны һәм өлкәннәрне Яңа ел чараларында катнашырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International