Авыл җирлекләре территориясендә «Тылсымчы Кыш»конкурсы узды.
«Районның иң яхшы чыршысы» номинациясендә беренче урынны Яңа Троицк авыл җирлеге алды, икенче урында – Күзкәй, өченчедә – Кече Шилнәлеләралды.
Авыл җирлекләре территорияләрен бизәү буенча иң яхшы дип Иске Дөреш авыл җирлеге танылды, икенче урында – Комсомолец, өченчедә – Иске Абдул авыл җирлеге.
Иң яхшы балалар мәйданчыгы – Шилнәбаш авыл җирлегендә. Круглое Поле һәм Бәтке авыл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарда.
Иң яхшы шугалаклар – Мәләкәс, Түбән Суыксу һәм Биклән авыл җирлекләрендә. "Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, урам зоналарын Яңа ел белән бизәү" номинациясендә беренче урынны Калмаштан Халидә Хәмидуллина , икенче урынны Борды авылыннан Руслан Лаврентьев , өченчедә – Игенче авылыннан Гөлфирә Шәйхразиева алды
Иң яхшы кар сыннары Калмаш, Княз һәм Боерган авыл җирлекләрендә. Чыганак:"Якты юл" газетасы"