Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Яңа ел алды ярминкәсенә чыктылар. Анда район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев булдылар. Алар ярминкә оештыруны һәм анда тәкъдим ителгән товарларны югары бәяләделәр. Сәүдә концерт номерлары белән үрелеп барды. Шәһәр халкы Яңа ел табынына яңа азык-төлек запасы туплап кына калмадылар, яхшы кәеф белән дә күтәрелеп киттеләр.
Ярминкә ике мәйданчыкта – «Энергетик» мәдәният йорты каршында һәм «Төзүче»стадионы янында узды.
Тәкъдим ителгән товарларның күплеге шаккатырды: ит, каз, үрдәкләр, тавыклар, сөт продукциясе, туңдырылган җиләк, чикләвек, бал һәм хәтта тере куяннар.