Язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә

2013 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы 3-5 тәүлектә һава торышы әле салкын торачак. Көннәрнең ныклап җылына башлавы апрельнең беренче декадасында булыр дип көтелә. 25 мартта республика территориясендә карның калынлыгы уртача 23 сантиметр, туң катламы 50дән 145 сантиметрга кадәр иде, дип белдерделәр журналистларга видеобрифингта. ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржконың хәбәр итүенчә, кисәк җылыткан очракта су басу 41 районның 276 җирле пунктына кагылырга, автомобиль юлларының 100дән артык километры зыян күрергә мөмкин. Һәр елдагыча, республикада гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү максатында “Язгы ташу” оператив планы кабул ителгән, 22 меңнән артык кеше, 5 мең ярым данә махсус техника, 2 вертолет әзерләп куелган. Су баскан пунктларда яшәүчеләрне күчерү өчен урыннар әзерләнә, аларны ашату, элемтә мәсьәләләре хәл ителә, диелде киңәшмәдә.

 


Якты юл

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International