2013нче елның 28 мартында “Новотроицкое урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе нигезендә “Җанлы классика” дип исемләнгән Бөтенроссия яшь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында 6 нчы класс укучылары әдәби әсәрдән өзекләр укыдылар. Бәйгенең төп максаты: сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру, укучыларда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, укучыларда матур әдәбият укуга кызыксындыру уяту. Элеге“Җанлы классика” Бөтенроссия бәйгесенең район этабында 26 укучы көч сынашты. Укучылар мәктәп программасына кермәгән рус яки чит ил язучыларының бер проза әсәреннән сайлап алынган өзекне яттан, сәнгатьле итеп, башкарырга тиеш иделәр. Бу сынауга барлык укучылар да тиешле дәрәҗәдәге әзерлек белән килгән иделәр. Җиңүчеләр исемлегенә түбәндәге мәктәп укучылары керде: Вилданов Алмаз (Кече Шилнә, укытучысы-Габитова С.С.), Смирнова Александра (Круглое Поле, укытучысы-Гөбәйдуллина Г.М.), Беспалова Диана (Шилнебаш, укытучысы-Суханова И.И.). Җиңүчеләр апрель аенда район данын якларга Яшел Үзән шәһәренә барачак. Бәйгедә актив катнашкан, үз укучыларын югары дәрәҗәдә әзерләүләре өчен районыбызның рус теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.
ТР Тукай районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге