Раштуа колядкалары үткәрделәр

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

  Раштуа төнендә Княз  мәдәният йорты хезмәткәрләре « Раштуа алдыннан  безгә коляда килде»дип исемләнгән Раштуа колядкалары үткәрделәр. Мәдәният йорты  хезмәткәрләре бер төркем ряженыйлар    белән билгеләп матур итеп, авыл ишегаллары буйлап йөределәр, киләсе елда авыл халкына иминлек теләп, колядкалар җырладылар. 

 Колядкаларда Раштуаны данладылар һәм хуҗаларга, аларның балаларына һәм бөтен өйләренә сәламәтлек һәм бәхет теләделәр. Бистәнең барлык халкы да чарада катнашучыларны  яратып кабул иттеләр, өйгә чакырып, кайнар чәй, коймак, пироглар белән сыйладылар, ишегалдын әйләнеп узмаганнары өчен рәхмәт әйттеләр.

Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International