6 нчы гыйнвар көнне, районның “Балкыш” балалар ял итү лагеренда туган тел укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, Мәләкәс мәктәбе укытучысы Умнова Л.И., методист Хөсәенова Ә.Ә., Түбән Суык-Су мәктәбе укытучысы Низамова З.М. ял итүче укучылар белән “Мәңгелек серләр эзеннән... (К.Насыйри”Әбүгалисина”) исемле квест-уен уздырдылар. Барлык укучылар да квест-уенда катнаштылар, үзара көч сынаштылар,үзләренең туган телебезнең әдәбияты белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Бу чараны оештырган укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр