"Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр" диләр бит. 

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

11гыйнвар  дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thank you", "merci"…

Традиция буенча 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр.

11 январь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «рәхмәт җылысын бүләк итегез»дип исемләнгән игелек дәресе үткәрделәр. Чара игелекле һәм ягымлы сүзләр белән башланып китте. Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әдәплелек әнә шулай арзан тора, ләкин бик кыйммәт бәяләнә бездә. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр бит. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International