Кече Шилнәдә «Һөнәрләр парады» конкурсы узды

2013 елның 29 марты, җомга
22 март көнне Кече Шилнә авылы клубында «Һөнәрләр парады» дип исемләнгән конкурс булды. Әлеге зур чараның финал өлешендә 2 балалар бакчасы: Кече Шилнәнең «Колосок», Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчалары һәм 6 мәктәп катнашты: Круглое Поле урта мәктәбе, Кече Шилнә урта мәктәбе, Комсомолец посёлогының урта мәктәбе, Мәләкәс урта мәктәбе, Яңа посёлогының урта мәктәбе, Иштирәк урта мәктәбе.  «Һөнәрләр парады»ның төп максаты – яшь буынны төрле һөнәрләр дөньясы белән таныштыру.
Катнашучыларны  район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев бүләкләде.
Конкурста катнашкан балалар бакчалары I дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде. «Голубой вагон» балалар бакчасына исә район кулланучылар җәмгыяте исеменнән дә бүләкләр тапшырдылар. Мәктәпләр арасында: III урын Комсомолец урта мәктәбенә, II урын – Мәләкәскә, ә I урын исә Кече Шилнә урта мәктәбе балаларына бирелде.
Конкурсны карарга мәртәбәле кунаклар килгән иде: район хастахәнәсе баш табибы Галим Сабирҗанов, район фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Габделхәй Вәлиев, район үзәк китапханә челтәрләре директоры Гөлүсә Фәхруллина, районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы урынбасары Флюр Миңнеханов, төзелеш, башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары, бүлек башлыгы Илсөяр Абзалова, «Алабуга урман хужалыгы» оешмасы урманчысы Эдуард Петров. Алар шулай ук балаларга үз бүләкләрен тапшырдылар.



Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International