15.01.2021 елга метеорологик фараз

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: 15 гыйнварда төнлә көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, юлларда кар көртләре.

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча: Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран. Көндез бераз кар. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-15˚. Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International