Мулламөхәмәт Закирҗан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте  

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Югары Байлар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Закирҗанов Мулламөхәммәт Закирҗан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Бу истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы һәм район ветераннар советы рәисе М. Хисамиев килде . Мулламөхәммәт Закирҗан улына Россия Президенты В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Ф. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар , аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International