2021 елның 16 гыйнварына метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр-16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көчле кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараюы белән, көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр көчле җил, юлларда кар көртләре. Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы. Кар, урыны белән көчле, аерым районнарда буран.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13˚. Көндез максималь һава температурасы -5..-8˚. Юлларда кар көртләре, бозлавык.