Тукай районында транспорт үзәге булачак

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Район башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.

Яңа проект транспорт агымын җайга салырга, хезмәт базарын үстереп, яңа эш урыннары булдырырга һәм киләчәктә туризм ифраструктурасы объектлары булдырып, аны үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Киңәшмәдә проектны гамәлгә ашыру өчен җир бүлеп бирү, инженерлык инфраструктуралары булган 85 гектар мәйданда төзелеш алып бару өчен ышанычлы инвестор табу бурычлары куелды, дип хәбәр итә ТР Инвестиция үсеше агентлыгы.

/ Фото ТР Инвестиция үсеше агентлыгының Инстаграмдагы битеннән алынды. 

Чыганак:"Якты юл" газетасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International