2013 елның 29 нчы мартында Кнәз авылының мәдәният йортында хатын-кызлар һәм ирләр командалары арасында армспорт, шахмат, шашка, дартс буенча инвалидларның спорт ярышлары узды

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

Районнан ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Рәүф кызы Гыйниятуллина, төп судья Ярия Газиз кызы Зыятдинова, судья Галина Ивановна Семёнова булдылар. Спорт ярышларында шулай ук Кнәз авыл җирлеге башлыгы урынбасары Людмила Ивановна Сошанкова, Кнәз авыл җирлеге инвалидлар оешмасы рәисе Николай Александрович Самойлов булды.

Шахмат буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын - Кәлимуллин Рифкат
2
нче урын - Калинин Борис
3
нче урын - Федотов Михаил

Дартс буенча:

1 нче урын - Новокрещеннов Василий
2
нче урын - Корбанова Наҗия
3
нче урын - Баев Зәкәрия

 

Хатын-кызлар арасында шашка буенча:

1 нче урын - Багаева Тамара
2
нче урын - Габдуллина Софья
3
нче урын - Корбанова Наҗия һәм Семенова Галина

 

Ирләр арасында шашка буенча:

1 нче урын - Новокрещеннов Василий
2
нче урын - Баев Зәкәрия
3
нче урын - Калинин Борис.

 

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, ә барлык килгән инвалидларга истәлек өчен авторучкалар тапшырылды.

Барысын да кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар. Бу чараны уздырырга Кнәз авыл җирлеге ярдәм итте. Ветераннар һәм инвалидлар бик канәгать калдылар.

 

ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International