2013 елның 30 нчы мартында Сосновый Бор посёлогының универсал спорт залында авыл җирлекләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары арасында мини-футбол буенча район кубогына финал ярышлары узды

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

Ярышларның төп максаты  - сәламәт тормыш, исәнлекне ныгыту, спорт традицияләрен торгызу, районда яшәүчеләрне спорт белән шөгыльләнергә тарту.

Финалда, 22-23 март көнне үткән ярышларда җиңеп  чыккан, иң көчле командалар очрашты. Бу - Круглое Поле, Кече Шилнә, Кнәз авыл җирлекләре, МУП “Тукай җылылык-газ”, ООО “Кама Бекон” командалары.

Барлык командалар уенның матур техникасын күрсәттеләр, матчлар зур эмоциональ биеклектә уздылар.

Кызыклы спорт көрәшен карап узганнан соң, урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын – МУП “Тукай җылылык-газ” командасы

2 нче урын – Круглое Поле авыл җирлеге командасы

3 нче урын – ООО “Кама Бекон” командасы

4 нче урын – Кнәз авыл җирлеге командасы

5 нче урын – Кече Шилнә авыл җирлеге командасы

 

ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International