19 гыйнвар көнне Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтнәҗипов Шәүкәт Әхмәтнәҗип улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Шул уңайдан юбилярны котларга Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Фәрит Сәетгали улы Заһретдинов һәм Калмаш авыл җирлеге башлыгы да килгән иде . Юбилярга Россия Президенты В.Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Ф. М. Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.