Тукай районында бриллиант туй!

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Тукай районы Таулы Дөреш авылында Шәриповлар Фәлих Хәләф улы һәм Фәния Барый кызы бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу-районда бик танылган һәм хөрмәтле гаилә.

Алтмыш ел-ярты гасырдан артык, тулы бер чор. Шушы чор эчендә Шәриповлар менә дигән тормыш корып,  яхшы ата-ана, әби-бабай, дәү әби- дәү -бабай булдылар ... - бу исемлек әле күп еллар дәвам итсен! Бу гаилә олы  мәхәббәт үрнәге! 

Юбилярларга нык сәламәтлек һәм озын гомер, йөрәкләрдә өмет һәм якты мәхәббәт хисләрен  саклавын, бер-берсен турында кайгыртып һәм барыбыз өчен дә үрнәк булып калуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International